Ата - аналар комитеты

1. Насирова Эльвира Флюновна

2. Зиннурова Энҗе Камиловна

3. Зямилов Айнур Фанилович

4. Разов Айзат Флусович

5. Галиева Ландыш Ильгизовна

Комитет алдында торган бурычлар

  • Гаиләдә тәрбия бирүдә тупланган иң яхшы тәҗрибәне гомумиләштерү һәм ата – анага җиткерү.
  • Укытучыларга класстагы балаларны тәрбияләүдә ярдәм итү.
  • Укыту һәм тәрбия эшен оештыруда укытучыларга ярдәм итү
  • Балаларның табигый сәләтен үстерүдә ярдәм итү.

Эш планы

Максат:
Һәрьяклап җитлеккән, камил шәхес тәрбияләүдә ата-ана, укытучы- тәрбиячеләрнең акыл һәм көч егәрлеген бер максатка туплау.
Бурычлар:
-     Әти-әниләрнең педагогик культурасын күтәрү:
-    Тәрбияви эш нәтиҗәләрен  бергәләп күзәтү һәм бергәләп тикшерү, җитешсезлекләрне бетерү юлларын бергәләп эзләү.
Девиз:
“ Бергә эшләү матур, күңелле”

 Сентябрь

1.      Комитетның эш планын раслау.

2.      “1 нче октябрь - өлкәннәр көне”нә әзерлек.

3.      Укытучының ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә йөреп чыгу турында сөйләве.

4.      Вакытлы матбугат һәм педагогик әдәбиятка язылуны оештыру.

5.    Кичен дежурство оештыру буенча.           

 

 Декабрь

 

1.      Ата – ананың үз һөнәре турында балалар белән әңгәмә оештыруы.

2.      “1 нче чирек нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар” дигән темага ата – аналар җыелышы үткәрүгә әзерлек.

3.      Укытучының авыр гаиләләр белән эшләве турында чыгыш.

4.      Ата – аналар комитеты әгъзаларының 1 нче яртыеллыкка исәп – хисабы.

5.    Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү буенча.

 

Январь

 

1.      Ата – аналар җыелышына әзерлек

2.      “Ватанны саклаучылар көнен” бәйрәм итү турында әңгәмә.

3.      Сугыш ветераннарын чакырып очрашу үткәрү.

4.      “Укучыларның үз – үзләрен әдәпле тоту” дигән темага әңгәмә үткәрү мәсьәләләре турында сөйләшү.

5.      “Әниләр бәйрәме”нә хәзерлек мәсьәләләре.

6.      Укучыларның язге каникулларын үткәрү   планы  һәм  тормышларын саклау турында әңгәмә.

 

Апрель

 

 1.      Ата – аналар җыелышы үткәрү планы турында әңгәмә.

2.      Бөек Җиңү бәйрәмен үткәрү.

3.      Балаларның җәйге ялын һәм хезмәт чиреген оештыру  турында әңгәмә.

4.      Укучыларның уку елын тәмамлау һәм җәйге экскурсияләр оештыру буенча сөйләшү.